Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Казначылык Департаментының Апас районы территориаль бүлеге оешуга 15 ел

Һәркайсыбыз өчен үз хезмәт оешмасы, бергә озак еллар эшләгән хезмәттәшләр бик якын. Иртән шатланып эшеңә барасың, бер-береңнең хәл-әхвәлен белешәсең һәм муеннан эшкә чумасың. Син биредә күпме генә эшләсәң дә, оешманың юбилее аеруча истәлекле. Бер елмы, ун елмы, яки сиксән ел узганмы - аның тарихы, кешеләре барлана. Күпме генә хезмәт итсәң...

Һәркайсыбыз өчен үз хезмәт оешмасы, бергә озак еллар эшләгән хезмәттәшләр бик якын. Иртән шатланып эшеңә барасың, бер-береңнең хәл-әхвәлен белешәсең һәм муеннан эшкә чумасың. Син биредә күпме генә эшләсәң дә, оешманың юбилее аеруча истәлекле. Бер елмы, ун елмы, яки сиксән ел узганмы - аның тарихы, кешеләре барлана. Күпме генә хезмәт итсәң дә артка борылып кабат барысын да күз алдыннан уздырасың, нәтиҗә ясыйсың.

Бу көннәрдә Казначылык Департаментының Апас районы территориаль бүлеге оешуга 15 ел тулды. Исәп-хисап системасында һәм дәүләт финансларын дөрес бүлү-урнаштыруны контрольдә тотуда казначылык төп урын алып тора. Биредә эшләүчеләр үзләренең кирәкле, намуслы хезмәтләре белән Республика финансын тотрыкландыруда әйтеп бетергесез өлеш кертәләр.

Гөлнара Садыйкова җитәкчелегендәге Апас Казначылык территориаль бүлеге районның 70 бюджет учреждениесенә, 22 авыл җирлегенә, 8 республика учреждениесенә хезмәт күрсәтә. 300дән артык исәп-хисап счеты ачылган. Саный китсәң, 12 кешелек бу коллектив башкарган эшләр шактый. Әйдәп баручы белгеч-эксперт һәм белгеч-эксперт Залия Өметбаева белән Раилә Хәбибуллинаның биредә эшли башлауларына 14 ел узган икән.

- Без эшкә килгәндә Казначылык оешуга бер ел гына узган иде. Әлбәттә, яңа оешмада эшләп китү өчен белем дә, түземлелек тә бик кирәк. Даими белемебезне күтәреп тордык. Эш барышында төрле очраклар була, аңлашып, киңәшләшеп, яңа килүчеләрне өйрәтеп, өйрәнеп хезмәт итәбез. Җитәкчебез һәркайсыбызның да - 12 хатын-кызның җаен белә, аның белән эшләве бик рәхәт, - диләр стажлы белгечләр Залия белән Раилә.

Оешма бәйрәме уңаеннан күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен алар район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгәннәр. Ә яшь белгечләр Эльмира Гайнетдинова белән Эльмира Зәйнуллина Рәхмәт хатына лаек булганнар. Гомумән, биредә кайсын гына алсаң да, барысы да үз эшенең чын остасы. Коллектив эшли дә, ял да итә белә. Бергәләшеп концерт-театрларга да бара алар, гаиләләре белән спорт бәйгеләрендә дә катнашалар.

- Коллективта гел хатын-кызлар гына булгач эшләү кыенрактыр, диючеләр бар. Мин бер дә алай дип әйтмәс идем. Бергә озак еллар эшләү дәверендә без бер-беребезне сынаган инде, кыенлык булса да бергә кичерәбез, шатлыгын да уртаклашабыз. Бер-беребезне бер сүздән аңлыйбыз хәзер. Иң мөһиме, хезмәтебезне намус белән башкарабыз, республика күләмендә макталып торабыз. Хезмәттәшләремне - сөекле хатын-кызларымны, әниләрне оешмабыз бәйрәме һәм Әниләр көне белән тәбрик итәм. Һәркайсыбызга сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын, - диде Гөлнара Садыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев