27 август 2013 яңалыклары
-
Быел 1 сентябрь – Белем бәйрәме ял көненә туры килә
Күпләр бу көнне укулар булу-булмавы белән кызыксынды. "Бу көнне барлык мәктәпләрдә дә бәйрәм тантаналары узачак. Райондагы 177 укучы өчен бу көнне тәүге тапкыр кыңгырау чыңлаячак. Ә укулар дүшәмбе көн - 2 сентябрьдән башлана", - дип белдерде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин
-
Быел 1 сентябрь – Белем бәйрәме ял көненә туры килә
Күпләр бу көнне укулар булу-булмавы белән кызыксынды. "Бу көнне барлык мәктәпләрдә дә бәйрәм тантаналары узачак. Райондагы 177 укучы өчен бу көнне тәүге тапкыр кыңгырау чыңлаячак. Ә укулар дүшәмбе көн - 2 сентябрьдән башлана", - дип белдерде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин.
-
Тәвәккәл яшьләр
Менә берничә ел рәттән Азбаба авылы яшьләре мини-футбол бәйгесе оештыралар. 24 августта узган чираттагы бәйгедә Апас, Кайбыч, Кайбыч районының Мәме авылы һәм Азбабаның үзеннән ике команда катнаштылар. Уен барышында хуҗалар чыннан да үзләренең көчле икәнлекләрен исбатладылар. Беренче, өченче урыннарны алар яуласа, икенче урынга Апас командасы чыкты. Авыл яшьләре уен, ял...
-
Апаста туйлар гөрли.
Яшь гаиләләр барлыкка килә. Тугрылык билгесе итеп балдак алышучылар арасында хезмәттәшләребезнең дә балалары бар. Ләйлә Шиһабиева. Туй ул - мәхәббәт, яшьлек бәйрәме, татлы хыялларның чынга ашкан көне. Бер уйда, бер теләктә булып, тормыш сукмагыннан җитәкләшеп атлап киткән парларның мәхәббәткә мөлдерәмә тулы карашларыннан күңел нурлана. Ирексездән аларга карап сокланасың, сүрелмәс мәхәббәт...
-
Буа мәдрәсәсе иманлы яшьләр тәрбияләү максатында ир-егетләрне пансионатка укырга кабул итә.
Биредә 9-11 сыйныфны тәмамлаган көндез укуын мәктәптә, Веттехникум, Медучилище, башка белем бирү йортларының Буа филиалында дәвам итүчеләргә төштән соң мәдрәсәдә яшәп, дини белем, тәрбия алу мөмкинлеге тудырыла. Югары дини һәм дөньяви белемле тәрбиячеләр, балалар белән өй эшләрен әзерләп, җиңеләйтелгән программа нигезендә дин дәресләре һәм рухи тәрбия бирәчәк. Укучыларга - Бушлай...