28 март 2013 яңалыклары
-
"Кунелем турендэ" 27.03.2013
-
Китап белән дус-татулар дөньяны танып белә
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре узган елда район үзәгендә яшәүчеләр арасында иң күп китап укучылар бәйгесенә нәтиҗә ясады. Әниле-кызлы Ирина белән Надежда Сальниковалар 365 көндә үз өйләренә 150шәр әдәби китап яздырып алып укыганнар. Венера Шмелева бер елда 135, Рәис Исмәгыйлев 121, Нәркизә Дәүләтгәрәева 105, Рафаэль Солтанбеков 87, Гөлнара Гыйматдинова 72, Алсинә...
-
“ҖИР СӘГАТЕ”НӘ КУШЫЛ!
ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының уртак килешүе нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә халыкара "Җир сәгате" акциясе үтә. Әлеге акция кысаларында мартның соңгы шимбәсендә оешма-предприятиеләргә 1 сәгатькә (20.30-21.30) электр энергиясен куллануны туктату тәкъдим ителә. Бу энергия һәм электр ресурслары проблемаларын чишү, планета масштабында экологик ситуацияне яхшырту...
-
УҢЫШ АРТЫ УҢЫШ
Зур Күккүз урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Радик Сөнгатуллин Казан Федераль университетының тарих институты оештырган "Татарстан Республикасы, татар халкының тарихы һәм мәдәнияты" исемле укучылар конференциясендә фәнни-эзләнү эшен яклап уңышлы чыгыш ясады һәм республика күләмендә I дәрәҗә Дипломга лаек булды. Җитәкчесе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльвира Сөнгатуллинаның "Тарихи эзләнүләрнең теориясе...
-
Кем лаек – шуны сайлаячаклар
16 мартта Татарстан Диния Назарәтендә Татарстан мөфтиен сайлау, аңа кандидатлар күрсәтү һәм теркәүгә бәйле Корылтай-Пленумда районыбыз мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та катнашты. Мәгълүм булганча, Татарстан мөфтие вазифасына 4 дин эшлеклесе дәгъва кыла. Шуларның берсе - Камил Сәмигуллин 18 мартта Апаска килде һәм район хакимиятенең зур утырышлар залында авыл мәчетләре имам-хатиблары...
-
СЕССИЯДӘ – КӨНҮЗӘК МӘСЬӘЛӘЛӘР
27 мартта район хакимиятенең утырышлар залында район Советының чираттан тыш сессиясе узды. Сессия эшендә район Советы депутатлары, җитәкче-белгечләр, район прокуроры, судья һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчесе катнашты. Көн тәртибе өч өлештән тора иде. Иң элек Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗановның лаеклы ялга чыгу сәбәпле вазыйфаларыннан азат итү...
-
ОСТАНЫҢ КУЛЫ АЛТЫН
«Зөя" агрофирмасының Кече Күккүз бүлекчәсе тимерчесе Миншәһит Хәйруллин кулы аркылы үтмәгән техника бармы икән бүген?! Аңа инде 62 яшь, тик шаян теле, тиктормаслыгы һәм үз эшен ихластан яратуын бүген бик күп яшьләргә үрнәк итеп куярлык алтын куллы останың. Районда бүген-иртәгә башланачак язгы кыр эшләренә бүлекчәдә бик яхшылап әзерләнделәр, эшнең иң...