28 май 2014 яңалыклары
-
9 сыйныфлар имтихан тапшырдылар
28 майда Апас мәктәбендә урнашкан 1701нче дәүләт сынауларын тапшыру пунктында район мәктәпләренең 9нчы сыйныфын тәмамлаган 51 укучы 3 төрле фәннән имтиханнар тапшырдылар. Шуларның 11 - химия, 36 - җәмәгать белемнәре һәм 4 укучы информатика фәннәрен сайлап алды. Казан вәкиле Галина Токарева имтиханнарның тыныч һәм оешкан шартларда үтүен аерым билгеләде.
-
Апаста “Ел китапханәчесе – 2014” җиңүчесе
Район үзәк китапханәсендә "Ел китапханәчесе - 2014" бәйгесенең соңгы этабы узды. Биредә катнашкан биш китапханәче: Тәнзилә Латыйпова (Болынбалыкчы), Валентина Шәйдуллина (Дәүләки), Гөлнур Илалова (Биеш), Гөлүсә Гайфуллина (Кече Болгаер), Алсу Камалиева (Шыгай) тагын бер кат үз һөнәрләренә тугрылыклы һәм ни дәрәҗәдә оста булуларын күрсәттеләр. "Ел китапханәчесе" булып Тәнзилә Латыйпова танылды.
-
Идел буйлап сәяхәт
Республиканың Мәгәриф һәм фән министрлыгы, профсоюз оешмасы республиканың алдынгы педагогларын бер төркемгә туплап, Идел буйлап сәяхәткә бушлай юлламалар белән бүләкләде. Мондый хөрмәткә районыбызның "Ел укытучысы" конкурсы җиңүчесе, Зур Күккүз урта мәктәбеннән Гөлгенә Яруллина, "Ел класс җитәкчесе", "Ел тәрбиячесе" призерлары Акхуҗа мәктәбеннән Энҗе Мөбәрәкшина, "Радуга" балалар бакчасыннан Светлана Сираҗева лаек булды....
-
“Игътибар, балалар” айлыгы бара
Балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, хәвефсезлеген, иминлеген тәэмин итү максатыннан, 19 майдан 19 июньгә кадәр "Игьтибар, балалар!" профилактик чарасы үтә. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, җиңел машинада пассажир булып барган балаларны махсус утыргычка беркетү җайланмалары булу-булмауны ачыклауга контрольне...
-
Ил чигендә барысы да тыныч
Идрәз егете Раил Гыйззәтуллин хәрби чакырылыш буенча армиягә узган елның 20 маенда киткән иде. Таҗикстан-Әфганстан чигендә хәрби шофер булып хезмәт иткән якташыбыз 23 майда күкрәк тулы медаль, түштамгаларын балкытып туган авылына әтисе Наил, әнисе Алсу, апа-сеңелләре Гүзәл, Адилә янына кайтып бар авылдашларын һәм туганнарын сөендерде.
-
Бакырчы мәктәбеннән Адилә “Сөйкемле шүрәле”бәйгесендә
Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Адилә Вафина (җитәкчесе Раилә Вафина) Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән V Халыкара "Сөйкемле шүрәле" дип исемләнгән иҗат эшләре бәйгесендә катнашып финалга үтте. 1 июнь көнне остаз һәм аның шәкерте Казанга барачаклар.