29 апрель 2016 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 29.04.2016
-
Чирмешән авылында яшәүче Зөһрә әби Зиятдиновага 90 яшь тулды
Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев юбилярны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Люция Нәҗмиева да юбилярга изге теләкләрен ирештерде.
-
Апаска кунаклар килүе көтелә
Май ае урталарында Апас районында ТР Гадәттән тыш хәлләр, гражданнар иминлеге министрлыгы коткаручылар, янгын сүндерү ирекле халык дружиналары арасында республикакүләм слет-финал ярышлары үткәрергә ниятли. Узган атнада министрлык вәкилләре районга килеп, бәйге үткәрү өчен Каратун мәктәбе стадионы территориясен сайладылар. Апаска Республиканың 45 районыннан һәм шәһәрләрдән 400 дән артык катнашучы һәм кунаклар...
-
Апаста “яшел өмә” үткәрелде
-Апастан Сабантуй тавына илтә торган юл читләре, посадкада зур "яшел өмә" үткәрелде. "Мәрхәмәтле Татарстан" акицясендә Апас эчендә барлыгы 2000 төп чәчәк, агач-куаклыклар утыртылды. Район ветеринария берләшмәсе, АТП, элемтәчеләр, үзәк китапханә, район хакимияте, мәдәният йорты, мәктәп, аграр көллият коллективлары бу эштә аеруча актив булды. Соңгы ун көндә район үзәгендә 4 чисталык...
-
Зилә, Айрат, Раил җиңеп кайттылар
Апастагы Илһам Садыйков җитәкчелегендәге ДОСААФ (автомәктәп) укучылары Зилә Дәүләтшина (Каратун), Айрат Низамов һәм Раил Гыйльманов (Морзалар) 13 апрельдә Казанда Дәүләт автоинспекциясенең 80 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйгедә катнашып республика командалары арасыннан өченче урынны яуладылар. Бу командага Диплом, истәлек медальләре, акчалата бүләк бирелде. Котлыйбыз!
-
Апастан 25 ир-егетне армиягә озатачаклар
Быелгы язгы чакырылышта Апас районыннан хәрби хезмәткә 25 ир-егет чакырыла. 27 апрельдә район мәдәният йортында инде 30 еллар элек матур гадәткә кергән тәртиптә аларны армиягә озату тантанасы үткәрелде. Булачак солдат-матрослар, аларның туганнары, әти-әниләре һәм сөйгән кызлары өчен район үзешчәннәре бик матур, җыйнак кына концерт куйдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...