29 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов медальгә лаек булды
Район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов нәтиҗәле хезмәте өчен, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы боерыгы нигезендә, "Россия прокуратурасына 290 ел" медаленә лаек булды. Фатыйх Хафизов прокуратура өлкәсендә 19 ел хезмәт итә, шуның 11 елында ул прокурор урынбасары вазифасын башкарды. Халык мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә тагын да зуррак уңышлар телибез.
-
Апас көрәшчеләре алдынгылар рәтендә
20-21 ноябрьдә Казанда "Көрәш-2013" милли көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Биредә барлыгы 46 команда катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Апас районы командасы 10 нчы урынны яулады. 130 килограмм үлчәү категориясендә Фирдинант Вәлиев (Тәүгелде), 65 килограммда Рафаэль Хәсәнов (Апас) өченче урыннарны, 90 килограммда Рафис Хәбибуллин (Апас) алтынчы һәм 70 килограммлы үлчәү...
-
Апас авылында яшәүче Кадыйрова Бану Галимхан кызы 1 декабрь көнне 65 нче яшен каршы ала.
Шул уңайдан без, гаилә дуслары, аны матур юбилее белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Олы җанлы, мәрхәмәтле дустыбыз! Чәчләреңә чал кереп, тормыш ыгы-зыгылары битләреңә эз салса да, син сөйкемле дә, күркәм дә әле. Чөнки син тормыш сынаулары алдында сынмадың, сыгылмадың. Сабырлык һәм акыл белән эш итеп, бик яшьли тол калып, күз алмасыдай...
-
Апас авылында яшәүче Гайнетдинов Фәрит Зәкәрия улына 29 ноябрьдә 75 яшь тула.
Кадерле әтиебез, дәү әтиебез! Без сине шушы олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Син катлаулы тормыш һәм хезмәт юлын намус белән үттең, сынмадың-сыгылмадың. Безне тәрбияләп үстердең, укытып, һөнәр биреп, олы тормыш юлына бастырдың. Хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган ветеринария врачы дигән мактаулы исемнәргә лаек булдың. Без сине бик яратабыз. Алдагы тормышыңда нык...