31 август 2015 яңалыклары
-
Кызыл Тау авылында яңа мәдәният йорты үз ишекләрен ачты
Кызыл Тау авылында республикакүләм программага нигезләнеп төзелгән яңа мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Бина үз эченә фельшер-акушерлык пунктын, китапханәне һәм авыл җирлегенең эш бүлмәләрен алган. Бу хакта тулырак - газетабыз битләрендә.
-
Бишенче “Зәлидә” гә килүчеләрне Каратун үзешчәннәре җырлап биетте
Апас Мәдәният йорты кашындагы бишенче "Зәлидә" гә килүчеләрне Каратун Мәдәният йорты үзешчәннәре җырлап биетте. Чәй-коймаклы табынлы Үзәк мәйданда чираттагы алтынчы халык уеннары кичәсе 2 сентябрьдә кичке алтынчы яртыда башланачак. Килегез, яшь чакларны искә төшерегез!