Республика көне уңаеннан Апаста зур бәйрәм булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
ОПРОС

Республика көне уңаеннан Апаста зур бәйрәм булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

- Президент программалары ярдәмендә Апаста бик күп эшләр эшләнде. Алар барыбызның да күз алдында. Апасыбыз тагын да матур булырга тиеш. Бердәмлек һәм тырышлык нигезендә без моңа ирешәчәкбез, - диде район башлыгы. Мәйдан бер генә дә бушап тормады. Җырчылар, гармунчылар, биючеләр бер-берсен алмаштырып кына торды. Халык бигрәк тә гармунчыларга соклануын белдерде....

- Президент программалары ярдәмендә Апаста бик күп эшләр эшләнде. Алар барыбызның да күз алдында. Апасыбыз тагын да матур булырга тиеш. Бердәмлек һәм тырышлык нигезендә без моңа ирешәчәкбез, - диде район башлыгы.

Мәйдан бер генә дә бушап тормады. Җырчылар, гармунчылар, биючеләр бер-берсен алмаштырып кына торды. Халык бигрәк тә гармунчыларга соклануын белдерде. Сокланмый мөмкин дә түгел! Бик күп икән бит талантлы райондашларыбыз! Ир-атлар гына түгел, гүзәл хатын-кызларыбыз да өздерделәр үзәкләрне.

- Кечкенәдән гармунда уйныйм. Тормыш иптәшем дә җыр-моңга гашыйк, - диде Иске Йомралыдан Гөлфия апа Ибраһимова.

Алар чыгышын халык алкышларга күмде. Бәйрәмне алып баручы Гөлия Сәлахетдинова да бу юлы тормыш иптәше Альбертны үзе гармунда уйнап җырлатты.

Бу көнне җыр-моңнар шактый озак дәвам итте. Халык рәхәтләнеп ял итеп, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтле булып, күтәренке рухта өйләренә таралды.


Нет комментариев