Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Аюкөйдергән авылының яңа мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тәүге концерт куйганнар

Районыбызда халыкны сәхнәгә тартуга зур игътибар бирелә. Шул максаттан, шулай ук авыл халкын көндәлек мәшакәтьләреннән арындыру, тормышларын җанландырып җибәрү өчен районда үзешчән сәнгать осталары һәрдаим концерт, төрледән-төрле чаралар оештыра. 4 ноябрьдә Аюкөйдергән авылының яңа мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән тәүге концерт булып узды. "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән кичәне...

Районыбызда халыкны сәхнәгә тартуга зур игътибар бирелә. Шул максаттан, шулай ук авыл халкын көндәлек мәшакәтьләреннән арындыру, тормышларын җанландырып җибәрү өчен районда үзешчән сәнгать осталары һәрдаим концерт, төрледән-төрле чаралар оештыра.

4 ноябрьдә Аюкөйдергән авылының яңа мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән тәүге концерт булып узды. "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән кичәне авыл җирлеге башлыгы Люция Нәҗмиева ачып җибәрде.

Үзешчәннәр эшләренә җаваплы караган, ныклап әзерләнгән иде. Чыгышлар бер-берсеннән аерылып торды. Ильяс абый Имамутдинов күңелләрне кузгатып баянда өздерде. Өлкән яшьтә булуына да карамастан Гөлфизә апа Зыятдинова моңлы итеп җыр сузды. Шулай ук Гөлфирә Сафина, Флера Сөнгәтуллина, Гүзәлия Шакирова, Гөлназ Мозаффарованың да җырларын халык үз итте. Гөлинә Абдуллина, Кәүсәрия Сафина, Гүзәлия Шакирова, Алинә Шакирова, Фаяз Сафин, Илназ Сабиров исә кызыклы күренешләр сәхнәләштерде, халыкны рәхәтләнеп көлдерде. Сәхнә бер генә дә тыгып тормады, концерт дәртле, милли биюләр белән үрелеп барды. Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Сөнгәтуллина, Сиринә Абдуллинаның биюләренә тиңнәр булмады. Шунсы күңелне сөендерә, сәхнәдә яшьләр белән беррәттән олы яшьтәге абый-апаларыбызны да күрергә мөмкин иде.

Авыл халкы яңа клубка зал тутырып килгән, һәр чыгышны яратып, үз итеп карады, алкышларын кызганмады. Шундый матур, уңайлы, яңа мәдәният йортлы иткәннәре өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен дә җиткерде алар.

Концерт уңышлы узды, тамашачы күңеленә бәйрәм рухы, авыл моңы үтеп керде. Киләчәктә дә яңа бина тынып тормасын, мондый күңелле чаралар һәрдаим булып торсын дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: культурное мероприятие