Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
Общество

Җиләкле бистәсендә – апаслылар десанты

1 октябрьдә апаслыларның Казанның җиләкле бистәсендәге ярминкәсе бәйрәм төсендә үтте. Мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган концерт көн дәвамында бирегә килүчеләрнең күңелләрен күтәреп, үзләренә тартып торды. Районның авыл хуҗалыклары, оешмалары, мәктәпләре казанлыларга тир түгеп үстергән бакча җимешләрен, кыр байлыкларын, башка авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим итте. Казан халкының, бигрәк тә өлкән кешеләрнең бу...

1 октябрьдә апаслыларның Казанның җиләкле бистәсендәге ярминкәсе бәйрәм төсендә үтте. Мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган концерт көн дәвамында бирегә килүчеләрнең күңелләрен күтәреп, үзләренә тартып торды. Районның авыл хуҗалыклары, оешмалары, мәктәпләре казанлыларга тир түгеп үстергән бакча җимешләрен, кыр байлыкларын, башка авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим итте. Казан халкының, бигрәк тә өлкән кешеләрнең бу ярминкәләрне көтеп алуы күренде. Чөнки иртә таңнан сатып алучылар штурмы башланды, хәтта кайбер товарларга чират та барлыкка килде.

Район башлыгы Р.Н. Заһидуллин республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары М. Г. Нуртдинов белән ярминкәне карап әйләнгәч, оештырылган эштән канәгать калуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев