Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Фәһим абый Фәсхиев өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәчләр алды

Райныбызның иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе - Багыш авылында яшәүче Фәһим абый Фәсхиев та район башлыгының күчтәнәчләрен алды.

(5 октябрь, "Апастово-информ").

Сугышчан юлы аның 18 яшендә Свердловск өлкәсендә башлана. Биредә 6 ай дәвамында хәрби күнекмәләр ала. 1944нче елның маенда аларны Псков шәһәренә җибәрәләр. Шуннан аңа фронтның иң кайнар нокталарында булырга туры килә. Полк штабында элемтәче, аннан топограф, Эстония чикләрендә снайпер булып хезмәт итә, Курляндия якларында көрәшә. Дошман тылында бомба явы астында да кала. Бөек Җиңүне ул Рига якларында каршылый.

Бу хакта бик дулкынланып сөйли ветеран.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Елена Закирова Фәһии абыйга район башлыгының күчтәнәчләрен изге теләкләр аша тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев