Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Исәнме укытучым, саумы сабакташ?!

30 июнь көнен без түземсезлек белән көтеп алдык. Нәкъ менә шушы иртәдә Апас урта мәктәбендә классташлар очрашуы булып узды. "Туган мәктәбебезгә рәхим итегез 1977 елгы чыгарылыш!" Әнә шундый матур сүзләр язылган иде актлар залының сәхнә түренә. Ә классташыбыз Гөлия Мостафина-Ганиева Казан каласыннан мәктәбебезгә, укытучыларыбызга, классташларыбызга багышлап бик эчтәлекле газета чыгарып...

30 июнь көнен без түземсезлек белән көтеп алдык. Нәкъ менә шушы иртәдә Апас урта мәктәбендә классташлар очрашуы булып узды.

"Туган мәктәбебезгә рәхим итегез 1977 елгы чыгарылыш!" Әнә шундый матур сүзләр язылган иде актлар залының сәхнә түренә. Ә классташыбыз Гөлия Мостафина-Ганиева Казан каласыннан мәктәбебезгә, укытучыларыбызга, классташларыбызга багышлап бик эчтәлекле газета чыгарып кайткан иде.

Кичә башланып китте. Бер-бер артлы инде өлкән яшькә җиткән укытучыларыбыз Мөнирә апа Сәлахова, Рәхимә апа Зиннәтуллина, Наҗия апа Вәлиева, Валентина Сагитовна Саранюк, Илсөяр апа Хәбибуллина, Ильза апа Гатауллина, безне хезмәт дәресләрендә тәрбияләгән Рушания апа Нигъмәтҗанова һәм Илгиз абый Тимеркәевлар, Яр Чаллы шәһәреннән кайткан Флера апа Гыйльметдинова залның иң түрендә урын алдылар. Ә аларның укучылары, минем классташларым (алар 50 кешегә якын иде) басып, өлкәннәрне алкышларга күмеп каршы алдылар. Әйе, якын итеп, ераклардан, Сочидан, Мәскәүдән, Уренгойдан, Екатеринбургтан кадәр кайтучылар да бар иде арада. Без барыбыз да бер төсле, без - классташлар, дуслар. Һәрберсенең күзендә шатлык нурлары, әйтерсең лә, без үзебез дә инде илленең теге ягына чыккан олы кешеләр түгел, ә 35 ел элек мәктәбебез белән моңсу гына саубуллашып таралышкан кызлар-егетләр. Югыйсә, арада күпләребез дәү әти, дәү әниләр булып өлгергән.

Мәктәбебезнең горурлыгы, классташыбыз, Иске Әнәле авылы кызы, бүгенге көндә Буа шәһәренең Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче танылган җырлар авторы (3 китап авторы), шагыйрә, мәгариф отличнигы Гөлнур Айзатуллова сценариесе буенча төзелгән бәйрәм тантанасы дәвам итә. Менә моңсу, сагышлы мизгелләр, кичерешләр. Арабыздан мәңгелеккә киткән кадерле укытучыларыбыз, классташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Бер минут эчендә барысы да күз алдыбыздан йөгереп узды. Очрашу мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музеенда дәвам итте. Мәктәп администрациясе, аеруча хәзерге вакытта директор булып эшләүче Илдүс Зиннәтуллин безне ачык йөз белән каршы алды, матур теләкләрен җиткерде, музей директоры, оештыручы Насыйбуллина Гөлнур Хәйдәровна үзе булмаса да ачкычын тапшырып калдырган иде һәм без үзебезнең арада булмаган укытучыларыбыз турында бай мәгълүмат тупланган, фотосурәтләре эленгән, укытучыларыбызның шәхси әйберләре урын алган музей белән таныштык, истәлекле фотога төштек. "Мәктәбебез горурлыгы" дип исемләнгән стендны классташларым аеруча игътибар белән карадылар. Үзебезнең классташлар арасында да бар икән бит горурлыгыбыз булырлык кешеләр. Мәсәлән, Апас егете Ирек Дәүләтшин бүгенге көндә техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә ирешкән, башкалабызда Фәннәр академиясендә эшли. Шул ук Гөлнур Айзатуллова - безнең горурлыгыбыз бит. Димәк, алар турында да материаллар бүгеннән музеебызда урын алачак. Классташларым тәкъдимен һичшиксез җиткерәчәкмен. Гомумән, классташларыбыз һәрберсе дә горурланып сөйләрлек. Алар илебезнең төрле урыннарында, төрле өлкәләрдә хезмәт итәләр. Аларның гаиләләре, балалары, оныклары бар. Бу горурлык түгелме?!

Вакыт узганын сизми дә калганбыз. Истәлекле фотоларга төштек, укытучыларыбызны кечкенә генә бүләкләр белән сөендердек, соңыннан чәй табыны артына утырдык. Аларга багышланган матур җырларны Гөлнур Айзатуллова дәвам итте, матур сүзләребез дә бары тик алар өчен генә иде. Тагын өч елдан очрашырга сөйләшеп, саубуллашып, укытучыларыбызны озаткач, бәйрәмебезне "Апас таңнары" ресторанында дәвам иттек. Бу вакытта классташларыбыз Апасыбызның матурлыгына сокланып, фотоларга төшергә дә өлгергәннәр иде. Биредә без чын-чынлап укучылар булып матур җырлар җырладык, биедек, уйнадык-көлдек. Аеруча классташыбыз Ринат Заһидуллин башкаруындагы моңсу җырлар күңелләрне кузгатып җибәрде, соңыннан барыбыз да кушылып, баянчыбыз Зөфәр Таһиров белән яшьлектәге җырларны искә төшереп рәхәтләнеп ял иттек.

Апаста бу көнне яшьләр көнен бәйрәм иттеләр. Без дә шушы бәйрәмгә кушылу максатыннан, ресторанда эшләүче кызларга олы рәхмәтебезне белдереп, шунда юнәлдек. Менә шулай күңелле итеп бәйрәм иткәннән соң, тагын өч елдан очрашырга сүз куешып өйләребезгә таралыштык. Ә күңелдә ниндидер бер моңсулык, яшьлектән аерыласы килмәү хисе урын алды. Юкка гына бер очрашу үзе бер гомер дип әйтмиләр шул. Менә инде күпме вакыт узып китте. Ә без әле күпләребез шул мизгелләр белән яшибез, бер-беребез белән хәбәрләшәбез, хәл-әхвәл сорашабыз, очрашу мизгелләрен сагынабыз. Бу матур мизгелләр өчен рәхмәт сезгә, классташлар, исәнлектә очрашуларга кадәр!

Олы ихтирам белән классташыгыз - Гөлнур Хәбибуллина, Апас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: встреча выпускников