Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Ил карты да сезгә башын иеп, Мөгаллим дип, зурлап эндәшә

Апас урта мәктәбендә 5 октябрь - Укытучылар көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр. Иртәдән үк мөгаллим һәм мөгаллимәләргә ихтирам күрсәтелде. Укучылар дәресләр башланганчы ук укытучыларны күңелле музыка астында матур чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар. Дәресләрдән соң укучылар көче белән әзерләнгән концертны да укытучылар бик яратып тамаша кылдылар. Бәйрәм уңаеннан укытучылар арасында...

Апас урта мәктәбендә 5 октябрь - Укытучылар көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр. Иртәдән үк мөгаллим һәм мөгаллимәләргә ихтирам күрсәтелде. Укучылар дәресләр башланганчы ук укытучыларны күңелле музыка астында матур чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар. Дәресләрдән соң укучылар көче белән әзерләнгән концертны да укытучылар бик яратып тамаша кылдылар. Бәйрәм уңаеннан укытучылар арасында спорт уеннары да оештырылды. Алар ике командага бүленеп волейбол, канат тарту, шашка, кул көрәштерү ярышларында, төрле эстафеталарда үзләренең көчләрен сынадылар.

Бәйрәм чәй табыны артында сөйләшүләр, җыр-моңнар, изге теләкләр белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада учителей день учителя