Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

“Әлифба” бәйрәмендә булдык

Әле кайчан гына беренче кат парта арасына утырган безнең балаларыбыз 15 февраль көнне үзләренең беренче зур уңышлары белән уртаклашырга безне - әти-әниләрне, Каратун урта мәктәбенә "Әлифба" бәйрәменә чакырдылар. Бәйрәмчә матур итеп бизәлгән залда укытучылары Зөлфия Исмәгыйлова җитәкчелегендә 1нче сыйныф укучылары үзләренең бөтен һөнәрләрен күрсәттеләр: оста итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр,...

Әле кайчан гына беренче кат парта арасына утырган безнең балаларыбыз 15 февраль көнне үзләренең беренче зур уңышлары белән уртаклашырга безне - әти-әниләрне, Каратун урта мәктәбенә "Әлифба" бәйрәменә чакырдылар. Бәйрәмчә матур итеп бизәлгән залда укытучылары Зөлфия Исмәгыйлова җитәкчелегендә 1нче сыйныф укучылары үзләренең бөтен һөнәрләрен күрсәттеләр: оста итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, мәсьәләләр чиштеләр, "Буратино" алып килгән күп кенә табышмакларга, башваткычларга зирәк җавап таптылар. Белемнәрнең нигезе булган "Әлифба"га балалар зур рәхмәт әйттеләр, киләчәктә тырышып укырга сүз бирделәр. Бәйрәм күңелле чәй табыны артында дәвам итте, әти-әниләр рәхәтләнеп аралаштылар, ял иттеләр.

Ландыш Кәлимуллина,

Каратун бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каратун мэктэ