Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Әзер бул! Юк! – дип әйт!

Биеш урта мәктәбе укучылары ел саен "SаМоSтоятельные дети" республикакүләм наркотикларга каршы проектта актив катнашалар. Быел да алар шушы проект кысаларында һәм укытучылары Илсөяр Курамшина җитәкчелегендә 7 апрель көнне "Әзер бул! Юк! - дип әйт!" дип исемләнгән акция үткәрделәр. Халык күп җыелган урыннарда булып, куркыныч чиргә каршы темаларга чыгышлар ясадылар, психотропик...

Биеш урта мәктәбе укучылары ел саен "SаМоSтоятельные дети" республикакүләм наркотикларга каршы проектта актив катнашалар. Быел да алар шушы проект кысаларында һәм укытучылары Илсөяр Курамшина җитәкчелегендә 7 апрель көнне "Әзер бул! Юк! - дип әйт!" дип исемләнгән акция үткәрделәр. Халык күп җыелган урыннарда булып, куркыныч чиргә каршы темаларга чыгышлар ясадылар, психотропик матдәләргә каршы көрәшкә чакыручы буклетлар тараттылар, проект символлары сурәтләнгән плакатлар урнаштырыдылар. Шулай ук укучылар Апас һәм Свияжный бистәсе халкы белән "Син законны беләсеңме?" дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Балаларның акциягә җаваплы карашы беркемне дә битараф калдырмады, һәркемдә хуплау тапты. Яшьләрдә гасырның иң куркыныч чиренә каршы мөнәсәбәт тәрбияләү - җәмгыятебезнең төп бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция СМС–дети