Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Хөрмәт казанган тәрбияче

Каратун "Гөлчәчәк" балалар бакчасы тәрбиячесе Вильданова Илсөяр Рәшит кызы үз эшенең остасы. Биредә тәрбияләнүче нәниләр районкүләм үткәрелгән барлык чараларда уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулыйлар. Барлык гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган тәрбияче коллективта хөрмәт казанган остаз. Ирешкән уңышлары өчен ул Татарстан һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының, мәгариф бүлегенең Мактау...

Каратун "Гөлчәчәк" балалар бакчасы тәрбиячесе Вильданова Илсөяр Рәшит кызы үз эшенең остасы.

Биредә тәрбияләнүче нәниләр районкүләм үткәрелгән барлык чараларда уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулыйлар. Барлык гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган тәрбияче коллективта хөрмәт казанган остаз.

Ирешкән уңышлары өчен ул Татарстан һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының, мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Бу көннәрдә 55 яшьлек юбилеен каршы алучы Илсөяр ханым күпләргә үрнәк. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.

Мөнирә Садриева,

"Гөлчәчәк" балалар бакчасы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: воспитатель года