Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Янгынчылар бүләк тарата

Җиңүчеләр дә, катнашучылар да күбрәк булсын! Янгын куркынычсызлыгы буенча балалар һәм яшүсмерләр арасында чиратагы Бөтенроссия иҗади конкурсының район сайлап алу туры тәмамланды. Конкурска төрле иншалар, рәсемнәр, кул эшләнмәләре, һ.б. тапшырылырга тиеш иде. Район турын үткәрү комиссиясе аларны карагач, җиңүчеләрне билгеләде. Әдәби сәнгать әсәрләре - (рәсемнәр) буенча: 6-10 яшьлекләр арасында -...

Җиңүчеләр дә, катнашучылар да күбрәк булсын!

Янгын куркынычсызлыгы буенча балалар һәм яшүсмерләр арасында чиратагы Бөтенроссия иҗади конкурсының район сайлап алу туры тәмамланды. Конкурска төрле иншалар, рәсемнәр, кул эшләнмәләре, һ.б. тапшырылырга тиеш иде. Район турын үткәрү комиссиясе аларны карагач, җиңүчеләрне билгеләде.

Әдәби сәнгать әсәрләре - (рәсемнәр) буенча:

6-10 яшьлекләр арасында - Айгизә Шәяхмәтова, Морзалар мәктәбе - I урын; Гөлия Шәйдуллина, Морзалар, - II урын.

11-14 яшьлекләр арасында - Илсин Тимуршин, Каратун мәктәбе - I урын; Павел Тихонов, Черкен - II урын; Зилә Исмәгылева, Каратун - III урын.

15-18 яшьлекләр арасында: Гөлчәчәк Миңнуллина, Каратун - I урын.

Сәнгати - сәхнә төре буенча:

Айгизә Сөнгатуллина, Биеш мәктәбе - I урын.

Оештыру комитеты карары буенча үз номинацияләрендә җиңүчеләргә Диплом-Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Бер үк вакытта 2013 елда бу төр конкурсларда катнашучылар киләчәктә күбрәк булуын да телибез.

Илдар Вәлиев, район янгын күзәтчелеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгынчылар конкурс рисунков