Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Авариягә очраган «ашыгыч ярдәм» машинасында клиник үзәк хезмәткәрләре һәлак булган
Уфада юл һәлакәтендә 2 кеше үлгән. Бу турыда «Башинформ» яза.
-
Рөстәм Миңнеханов җәй көне Татарстанның төрле чаралар узачак паркларына килергә чакырды
1 июньнән 31 августка кадәр Татарстан паркларында мастер-класслар, спорт уеннары, китапханә кичәләре һәм концертлар узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында хәбәр итте һәм татарстанлыларны ял итү, саф һавада йөрү өчен паркларга килергә чакырды.
-
«Мәетен плитә астында тапканнар»: 14 яшьлек үсмер буада батып үлгән
25 май кичендә Верхнетагильск буасында 14 яшьлек Матвей батып үлә. Дуслары, аны коткарырга мөмкин иде, дип саный. Бу хакта «КП-Екатеринбург» яза.
-
Өй тирәсендә талпаннар булуын ничек белергә?
Биолог Григорий Оленев өй тирәсендә талпаннар барлыгын ачыклый торган гади ысул киңәш итә. Бу хакта Е1.RU сайты яза.
-
Депутат вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартларын аңлатты
Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитеты әгъзасы Алексей Говырин Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге турында аңлатты. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
-
Төнлә Татарстан өстендә беспилотник бәреп төшергәннәр
Узган төндә Россия Һава һөҗүменә каршы (ПВО) көчләре Татарстан өстендә 1 беспилотник бәреп төшергән һәм юк иткән. Бу турыда Россия Оборона министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
Уйнарга чыгып киткән баланы ток суккан: «Мондый яра белән өлкәннәр дә исән калмый»
«Синең улыңа вышкада ток суккан!» – дип хәбәр итә Еленага авылдашы. 10 яшьлек Васяның әнисе (исемнәре үзгәртелгән) башта аңламый тора, аннары шок кичерә. Электр тапшыру линиясе баганасын ул кайдан тапкан? Нигә анда менгән?! Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.
-
Казанда банкоматлар янында полиция хезмәткәре формасындагы макетлар урнаштырылды
Казанда шәһәр халкын мошенниклар турында кисәтү өчен сәүдә үзәкләрендәге һәм банк бүлекчәләрендәге банкоматлар янында полиция хезмәткәре формасындагы макетлар урнаштырылды. Басып торучы фигураның кулындагы язу казанлыларны уяу булырга һәм мошенникларның үгетләүләренә бирешмәскә чакыра.
-
Сабантуйларга кайсы артистны чакырасыз?
Сабантуйлар якынлаша. Артистлар анда ничә сумга чыгыш ясарга җыена?
-
Эчсәң чәй - җанда җәй: ни өчен татарда чәй популяр?
Татарлар озаклап, өрә-өрә кайнар чәй эчәргә ярата. Чәйне без каймак, сөт, бал белән эчәбез. Шул нигездә күп кенә шаяртулар, җырлар, әйтемнәр туып тора. «Интертат» журналисты: «Ни өчен татар халкында чәй милли эчемлеккә әйләнгән?» — дигән сорауга җавап эзләде.
-
Ана капиталы акчасына йорт алу тәртибе
2025 елда ана капиталын кулланып йорт алу тәртибен эксперт Оксана Васильева сөйләгән. Бу турыда «Российская газета» яза.
-
Апас туган якны өйрәнү музеенда төнге могҗизалар
Халыкара музейлар көне уңаеннан, Апас туган якны өйрәнү музеенда “Музейлар төне” узды.
-
Марат Җәббаров шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары турында сөйләде
Татарстанда кече формаларга дәүләт ярдәменең күп өлеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларга туры килә. Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалыклар 449 млн сум алган. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чистай районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсендә сөйләде.
-
Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын, аның кунакларын һәм читтә яшәүче татарларны Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көне белән котлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Матбугат чаралары: Европада Путин белән Трамп сөйләшүен Россиянең җиңүе дип атыйлар
Европа түрәләре Россия Президенты Владимир Путинның АКШ Президенты Дональд Трамп белән сөйләшүен Россия өчен «зур җиңү» дип саный. «Financial Times» басмасы, Европа дипломатларына һәм рәсми затларына сылтама белән, шул хакта язган. Бу турыда РИА «Новости» хәбәр итте.