ИҢЛӘДЕК БОЛГАЕРНЫ...
Миңнегөл Галиева Олы Болгаер авылы клубы мөдире. Шул ук вакытта "Саф күңел" мөслимәләр ансамбленең җитәкчесе һәм оештыручысы. Авыл музеен оештыруда, тарихи мәгълүматлар туплауда да аның өлеше зур. Һич кенә дә кыенсынмыйча, көзге пычракны ерып безне авыл урамнары буйлап ияртеп йөртүче дә ул булды. Авылдашлары турында күп мәгълүмат белүе, хезмәт кешесенә...