Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Кошлар сайравын тыңларга безгә килегез

"Кошлар - безнең дуслар" дип әйтү безнең мәктәп укучылары өчен канатлы сүзтезмә генә түгел. Һәр уку елында "Җимлек", "Сыерчык оясы" акцияләре, "Кошлар көне" үткәрү матур традициягә әверелде. Быел да "Дуслык" варислар берлеге оштырган "Җимлек" операциясендә һәр бала да катнашты. Кышкы салкыннарда үзебез ясаган җимлекләргә азык салып, аларны сыйлау канатлы дусларыбыз...

"Кошлар - безнең дуслар" дип әйтү безнең мәктәп укучылары өчен канатлы сүзтезмә генә түгел. Һәр уку елында "Җимлек", "Сыерчык оясы" акцияләре, "Кошлар көне" үткәрү матур традициягә әверелде. Быел да "Дуслык" варислар берлеге оштырган "Җимлек" операциясендә һәр бала да катнашты. Кышкы салкыннарда үзебез ясаган җимлекләргә азык салып, аларны сыйлау канатлы дусларыбыз өчен менә дигән бүләк ул. Дәрес вакытында, тәрәзә каршындагы агачларга эленгән җимлекләрдә дусларыбызны күргәч, шатланып, җанланып китәбез. Ниндиләре генә юк аларның: кызыл һәм сары түшле песнәкләр, чыпчыклар... Үзара эләгешеп тә алалар шунда. Ләкин бу вакытлыча гына, чөнки җим барысына да җитәрлек. Без аны яңартып торабыз. Ә көннәр язга авышу белән күчмә кошларны каршы алырга әзерләнәбез. Бу көннәрдә "Энергия" укучылар үзидарәсе "Сыерчык оясы" акциясе үткәрә. Укучылар бу эшкә дә актив кушылып киттеләр.

Канатлы дусларыбыз елдан-ел арта бара. Тиздән мәктәп янындагы агачларга эленгән ояларны сыерчыклар үз өйләре итәр. Кошлар сайравын тыңларга безгә килегез, дуслар!

Регина Лукина,

Болгаер мәктәбенең "Дуслык" варислар берлеге рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кошлар сыерчык оялары варислар Болгаер