Кошлар – безнең дусларыбыз
Безнең "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр урамга һава суларга чыккач кошларны сыйларга, ашатырга яраталар. Мәктәпкә хәзерлек группасындагы балалар белән җимлекләр ясап участогыбыздагы агачларга элеп куйган идек. Салкын көннәрдә кошкайлар безне көтеп кенә торалар, балаларны күргәч куанышып чыркылдашалар. Аларның мәж килеп җим чүпләүләрен карап тору бик күңелле. Ашап туйгач кошкайлар рәхмәт...