Конкурс тег белән яңалыклар
-
Белемнәрен күрсәттеләр
Безнең район укучылары Казан шәһәренең 170нче гимназиясе базасында үткәрелүче Лев Толстой исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Э. Гыйззәтова (Апас мәктәбе, 8кл.), А. Василова, (Апас мәктәбе, 9кл.), И. Алексеев (Биеш мәктәбе, 9кл.), И. Гайфуллина (Зур Күккүз мәктәбе, 10 кл.), Р. Гатауллина (Каратун мәктәбе, 11 кл.) конференциянең Дипломнары һәм сертификатларына ия булдылар....
-
“Иң яхшы хат ташучы” бәлки Апаста яшидер?!
Хат ташучыларның эшен нәтиҗәле итү, кызыксындыру, газета-журналларга язылу кампаниясен уңышлы үткәрү максатыннан, "Татарстан почтасы" һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте республикакүләм "Иң яхшы хат ташучы" бәйгесе игълан итте. Бәйге 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте карамагындагы массакүләм мәгълүмат чараларына иң күп яздыртучы хат ташучы билгеләнәчәк. "Иң яхшы...
-
Ул – иң яхшы бүлек мөдире
Күптән түгел генә Кама Тамагында "Иң яхшы социаль хезмәткәр" бөтенроссия бәйгесенең зона туры узды. Биредә район социаль яклау идарәсенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Салаватуллина да катнашты. Ул 7 районнан килгән хезмәттәшләре арасында "Иң яхшы бүлек мөдире" номинациясендә I урынны яулады. Светлана әлеге тармакта 13 ел эшли....
-
ИЛҮЗӘ РАЙОН ДАНЫН ЯКЛАДЫ
Борнаш урта мәктәбенең 5 класс укучысы Илүзә Зәйнуллина (җитәкчесе Фирдәвес Бикмурзина) тарихи-мәдәни мирас елына багышлап уздырылган "Дулкыннар" бәйгесенең район турында беренче урынны яулап, Апас данын якларга Казанга барды. Ул республикакүләм бәйгедә "Зөһрә" әкиятен сөйләп, "Нәфис сүз" номинациясендә II дәрәҗә Дипломга лаек булды.
-
Шәп бас, шома бас!
Узган шимбәдә район мәдәният йортында "Шома бас!" республика смотр-конкурсының зона бәйгесе узды. Биредә Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа районнарының бию коллективлары катнаштылар. Сәхнәне гөр китерде биючеләр. ТР мәдәният министрлыгыннан килгән вәкилләр һәр чыгышны җентекләп карап үз бәяләрен куйдылар, республикакүләм бәйгегә сайладылар. Безнең районнан "Степ-ап" коллективы (рәсемдә) (җит. Раилә Зәйнуллина), "Мизгел"...