Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

21 сентябрьдә Апаслар башкаланың “Агропромпарк”ында сәүдә итәчәк

21 сентябрьдә Казанда узачак ярминкәгә районыбыз хезмәтчәннәре дә тырышып әзерләнәләр. - Үзеңдә булганны башкалар белән дә бүлеш дип язылган бер хәдистә. Авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы белән җитештереп казанлылырга тәкъдим итәрлек продукция бар бездә. Бу юлы бездән ярминкәгә 17 машина бара. 15 тонна бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, аш чөгендере, он, ярма, бал,...

21 сентябрьдә Казанда узачак ярминкәгә районыбыз хезмәтчәннәре дә тырышып әзерләнәләр. - Үзеңдә булганны башкалар белән дә бүлеш дип язылган бер хәдистә. Авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы белән җитештереп казанлылырга тәкъдим итәрлек продукция бар бездә. Бу юлы бездән ярминкәгә 17 машина бара. 15 тонна бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, аш чөгендере, он, ярма, бал, сөт продукциясе, печән, иген һәм башка әйберләр казанлылар күңеленә хуш килер дип уйлыйм. Безнекеләр "Агропромпарк"та сәүдә итәчәкләр, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Заһидуллин. Көзге ярминкәләрдә хуҗалыклар гына түгел мәктәпләр дә ел саен актив катнашып, мәктәп яны участокларында җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш сатып шактый акча кертәләр. - Бу шимбә ярминкәсендә безнең Балтай, Каратун, Апас мәктәпләре, ә авыл җирлекләре белән бергә Сатмыш, Ындырчы мәктәпләре катнашачак. Яшелчәләрдән тыш, укучыларның кул эшләрен дә ярминкәдә сатып алучылар күп булыр дип уйлыйм. Алда салкын кыш, шулай булгач бияләй, оекбаш кирәк була. Оста куллар иҗат иткән башка төр көнкүреш кирәк-яраклары да кире кайтмас, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев