Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас районында кышлату 2016-2017

-Мин терлекләрне салкын һавада асрау тарафдары,-ди "Апас" агрофирмасының Идрәз бүлекчәсе идарәчесе Рәис Салихов. -Безнең бүлекчәнең Дүртиле авылы янәшәсендә моннан 5 ел элек төзелгән терлекләрне интенсив симертү ачык майданчыгы 900 баш тана асрауга көйләнгән. Бүген ул ярым бушап бара инде, тик даими тулылана. 320 килограммлы тана бозауларны безгә агрофирма берләшмәләренән китергәч...

-Мин терлекләрне салкын һавада асрау тарафдары,-ди "Апас" агрофирмасының Идрәз бүлекчәсе идарәчесе Рәис Салихов.

-Безнең бүлекчәнең Дүртиле авылы янәшәсендә моннан 5 ел элек төзелгән терлекләрне интенсив симертү ачык майданчыгы 900 баш тана асрауга көйләнгән. Бүген ул ярым бушап бара инде, тик даими тулылана. 320 килограммлы тана бозауларны безгә агрофирма берләшмәләренән китергәч тә алар өчен махсус рацион төзелә. Бик нык ашатабыз, терлек азыгын төрләндерү, баланслау бик каты контрольдә тора. Бөтен эш механикалаштырылган. Ферма мөдиребез Гөлсинә Сәмигуллина бик көчле оештыручы, аның кул астында эшләүче терлекче-механизаторлар Марат Камәртдинов, миксер белән терлекләргә азык әзерләп кертүче Наил Гыйззәтуллин, Рамил Гашыйгуллин, Илгизәр Әхмәтҗанов, Васил Кәлимуллин эшенә тел-теш тидерерлек түгел, бөтенесе өлгер, үз вазифаларына җаваплы карыйлар.

Печән-саламны рулоннарга төрүче җайланма уйлап табучыга һәйкәл куярлык, зшне дә җиңеләйтә, үзкыйммәтне дә бик киметә. Безнең бүлекчә быелгы уракта 1500 дән артык салам-печән төргәкләде, шуның биш йөзен кардаларга керттек. Терлекләр рәхәтләнә инде-аслары да коры, алларында да сайланып ашарлык булып өелеп тора. Җилдән дә шунда килеп ышыклана малкайлар.

Россиянең чит илләр санкциясе боҗрасында калуы авылга файдалы гына, дип саныйм. Мәлен белеп үстерсәң үз таналарыбыздан да менә дигән, мул сөтле сыерлар әзерләп була. Болай арзанракка төшә. Чит ил терлегенә безнең һава да, азык та килешмәскә мөмкин бит, ә безнең Дүртиледә ачык һавада өлгергән таналар салкыннан да, авырудан да курыкмыйлар, кечкенәдән җирле шартларга яраклашып үсәләр.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев