Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаслылар Изге Болгар җыенында булды

20 нче май иртәсендә районыбызның имамнары, остабикәләре, яңа гына дини белем ала башлаган абый-апалар Изге Болгар җыенына юл алды. 40 кешелек делегация белән боз сараеның автобусы кузгалганда, район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина хәерле юл теләп озатып калдылар. Төрле авыллардан җыелган дин кардәшләребез юлда барганда...

20 нче май иртәсендә районыбызның имамнары, остабикәләре, яңа гына дини белем ала башлаган абый-апалар Изге Болгар җыенына юл алды. 40 кешелек делегация белән боз сараеның автобусы кузгалганда, район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина хәерле юл теләп озатып калдылар.

Төрле авыллардан җыелган дин кардәшләребез юлда барганда да догалар укып, вәгазьләр тыңлап, дөнья хәбәрләрен, район яңалыкларын сөйләп бардылар. Ни гаҗәп, Изге Болгар җыенында көнне дә җылытып җибәрде. Райондашлар иң элек Ак мәчеттә булдылар, аннан Болгар Ислам академиясен ачу тантанасында катнаштылар. Татарстан Президенты һәм башка республика вәкилләренең чыгышын тыңладылар, эчтәлекле концерт карадылар, вәгазьләр тыңладылар.

Апалы сеңелле Әлфия апа Шакирова белән Роза апа Вәлиева бирегә беренче тапкыр килгәннәр.

- Тугызынчы классны бетергәч килгән идек. Күпме еллар узган. Мондагы матурлыкка исебез китеп бөтенесен карап йөрдек. Сөбеханалла дип кенә йөрдек, искиткеч инде менә. Район җитәкчелегенә мең рәхмәтебезне ирештерегез, - диде алар.

Шыгай авылыннан Фалия апа Халилованың да беренче баруы.

- Бик ошады, бик матур. Изге борынгы бабаларыбыз урынында намаз да укыдым. И Ходаем кабул булсын,- диде ул.

- Ел саен килсәң дә сизелерлек үзгәрешләр күрәсең. Менә нинди зур Болгар Ислам академиясен ачтылар бүген. Районыбыз яшьләре, сезнең балалар да биредә белем алып, мәчетләребездә гыйлем таратсыннар иде. Дин кардәшләребез өчен шушындый сәфәр оештырганнары өчен район җитәкчесенә, урынбасарларына, Мирхәт хәзрәт Җамалиевка, Шәһит хәзрәткә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Каратуннан Сания апа Салахуллина.

Кайтыр юлга чыкканда Мирхәт хәзрәт барысын да җыеп хәлләрен сорашты.

- Борынгы бабаларыбыз җиренә җыелып килүебез районыбызның дус-тату яшәвен исбатлый. Менә тагын бер тапкыр тарихны яңартып, Ислам динен хөрмәт итеп изге адым ясадык. Киләчәктә барыгызга да исән-имин тормышлар, гаиләгездә тынычлык телим, - диде ул.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев