Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Авылда эшнең кызган мәле

Әлмәндәр берләшмәсе хезмәтчәннәре дә кыш өчен терлек азыгы хәзерләүдә алдынгылар сафында бара. Кече Болгаер авылы фермасы янында сенаж салына. Биредә тракторчылар Зөфәр Сәлахов, Илнар Сәмигуллин, Әнвәр Сәгытдинов, Гомәр Нәбиуллин бердәм булып, аңлашып, ярдәмләшеп эшлиләр. Лилия Гыйниятова исәп-хисап эшләрен алып бара. - Эш ике сменада оештырылган. Смена иртәнге сәгать 6да алмаша....

Әлмәндәр берләшмәсе хезмәтчәннәре дә кыш өчен терлек азыгы хәзерләүдә алдынгылар сафында бара. Кече Болгаер авылы фермасы янында сенаж салына. Биредә тракторчылар Зөфәр Сәлахов, Илнар Сәмигуллин, Әнвәр Сәгытдинов, Гомәр Нәбиуллин бердәм булып, аңлашып, ярдәмләшеп эшлиләр. Лилия Гыйниятова исәп-хисап эшләрен алып бара.
- Эш ике сменада оештырылган. Смена иртәнге сәгать 6да алмаша. Кырдан "КамАЗ"лар вакытында ташып тора. Лаеклы ялда булуына карамастан, Зөфәр Шакиров лаеклы өлешен кертә, Зөфәр Гарифуллин, әтиле-уллы Әсхәт һәм Раил Хәйруллиннар, Илназ Гайнетдинов, Фирдүс Борһанов, Алмаз Мөхәммәтшин намус белән хезмәт итәләр. Башлаган базны 3-4 көн эчендә төгәлләргә тырышабыз. Эшне тиз алып барсаң, аның сыйфаты да югары була. Кырдан 3 тапкыр кайнар аш өзелеп тормый. Пешекчеләр Резедә Сибгатуллина, Фирая Фәйзуллина тәмле ашлары белән сыйлый. Эш кешесенә хөрмәт зур, - ди Болгаер бүлекчәсе идарәчесе Нияз Гайфуллин.
Сенаж салуда эшләүче хезмәткәрләр арасында Олы Болгаердан Зөфәр Сәлахов та бар. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе җитәрлек.
- 23 ел туган авылымда тракторда эшлим. Аңа кадәр азрак читтә хезмәт иттем. Баштарак "150" тракторын иярләдем, хәзер "Беларус" тракторы белән төрле хезмәтләр башкарам. Ел әйләнәсе эш бетми. Сенаж салу эше дә оешкан төстә бара, - ди Зөфәр абый.
Кырда комбайннар туктап тормый. "Клаас-Ягуар"ларны Илмас Хәбибуллин һәм Фирдүс Хәертдинов иярли. Алар шулай ук озак еллар туган ягы кырларын иңләгән алдынгы һәм тәҗрибәле хезмәткәрләр.
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев