Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Элемтәчеләр безнең иминлекне кайгырта

-«Имин район» Татарстан хөкүмәте программасы буенча без район үзәгенең 7 ноктасына видеокүзәтү камералары кую өчен махсус, сакланган элемтә кабельләре суздык. Бу видеокамераларның икесе июль аеннан башлап Апасның Үзәк ял паркы территориясен тәүлек буе күзәтү астында тота. Видео сигнал исә турыдан-туры Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мониторларына китә. Элемтә каналы район эчке...

-«Имин район» Татарстан хөкүмәте программасы буенча без район үзәгенең 7 ноктасына видеокүзәтү камералары кую өчен махсус, сакланган элемтә кабельләре суздык. Бу видеокамераларның икесе июль аеннан башлап Апасның Үзәк ял паркы территориясен тәүлек буе күзәтү астында тота. Видео сигнал исә турыдан-туры Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мониторларына китә. Элемтә каналы район эчке эшләр бүлеге оператив кизү тору хезмәте пультына да тоташтырылган. Апас үзәк паркы төзелеше белән район башлыгы үзе һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман даими кызыксынып тора, үзләренең эшлекле киңәшләрен бирәләр. Шул нигездә Үзәк парк территориясендә өстәмә 9 видеокамера куелачак,-дип сүз башлады район электр элемтәсе идарәсе җитәкчесе Дамир Насыйбуллин. -Бу паркта куркынычсызлык, иминлекне, җиһазлар сакланышын арттырачак, вандализмга чик куячак.

-1 июльгә районда 207 километрлык оптик җепселле җир асты махсус элемтә кабелләре монтажланды. Шуның 25 километры соңгы 2 елда пәйда булды. Шул исәптән быел Дәвеш-Колгына арасында 5, Ябалак-Ындырчы авыллары арасында Шәмбалыкчы авылына кадәр 2,2, Урта Балтай-Кызылтау арасында Шәмәк авылына кадәр 2, Йомралы авылында быел май аенда монтажланган "Летай" кәрәзле элемтә манарасына кадәр 500 метрлы заманча шундый оптик җепселле кабель линиясе суздык. Районда ачык һава телефон урам линияләре дә бар әле. Шул исәптән без быел район үзәгендәге Парк урамында 400 метрлык линияләрне җир астына күчердек. Шул программа буенча август аенда Болынбалыкчы авылында да күләмле эшләр башкарачакбыз. Бу авылда әлегә кадәр телефон линияләре йортларга баганалар аша килә, гомуми озынлыгы 15 километр. Аны җир астына күчерү телефон элемтәсе, Интернет, кәрәзле элемтә һәм "Летай-ТВ" кабельле телевидение каналы эшчәнлеген һәм тотрыклылыгын замана таләпләренә күтәрәчәк.

Төп эшебездән тыш безнең 29 кешелек кенә коллективыбыз Апасыбызны матурлау чаралары, чисталык өмәләрендә дә бик актив. "Таттелеком" узган елда мәсәлән Татарстанда киң һәм эчтәлекле итеп үткәрелгән Тукайга багышланган чараларда ярдәм итте. Без үз чиратыбызда Апас үзәк музеенда әдәби укуларда катнаштык . Быел "Таттелеком" Казан университеты, Татарстан тарихында зур эз калдырган шәхес, галим Лобачевский хөрмәтенә аерым чаралар үткәрү эш планын төзеде. Шул максаттан безнең белгечләр Апас урта мәктәбендә аерым викторина-конкурс үткәрде. Анда катнашучы һәм җиңүче укытучылар һәм укучылар янына үз бүләкләребез белән кунакка бардык.

"Әнәле" чишмәсенең быелгы яңа елга бизәлешен Апас халкы, кунаклар, юлчылар бик югары дип бәяләде. Ә бу эш һәм җаваплылык безгә йөкләнгән иде. Без бу бурычыбызны да тиешенчә башкара алдык дип саныйбыз.

Бүгенгә район эчендәге барлык электр элемтәсе линияләренең гомуми озынлыгы 1295 километрга җитте. 42 база элемтә станциясе барлыгы 4350 апаслыга уңайлы һәм ышанычлы телефон элемтәсе хезмәте күрсәтә. 3616 абонентыбыз Интернеттан файдалана. Районда 2014 елда пәйда булган "Летай" кәрәзле телефон элемтәсе өчен 15 махсус манара куелды. Хәзер 2500 апаслы шушы төр ышанычлы элемтәдән файдалана. Районыбыз халкы бик яраткан "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе тапшыруларын бүген районның оптик җепселле элемтә линиясе (ВОЛС) үткәрелгән 45 авылында "Летай ТВ" кабельле җир асты линияләре аша карап була. Һәм бу эш планлы нигездә дәвам итәчәк.

Кыскасы, район элемтәчеләре бүгенге көн белән генә яшәмиләр. Коллективта эшләүче белгечләрнең уртача яше 35 тән артмый. Шуңа да "Таттелеком" үткәргән төрле спорт чаралары, Спартакиааларда да алар бүген Татарстанда лидерлар сафында.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев