Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Шонгатыда лаборатория ачылды

Шонгаты участок амбулаториясенең нибары 6 кешелек кенә коллективы районның шушы яктагы 9 авыл халкына хезмәт күрсәтә. Шонгаты үзе, Кече һәм Зур Күккүз, Барыш, Әҗем, Әлмәндәр, Борнаш. Кече һәм Зур Болгаерда яшәүче 1900 дән артык апаслы авырып китсә, биредәге табиблар янына ашыга. Биредәге участок табибы Шамил белән шәфкат туташы Гөлзада Мияссәровлар,...

Шонгаты участок амбулаториясенең нибары 6 кешелек кенә коллективы районның шушы яктагы 9 авыл халкына хезмәт күрсәтә. Шонгаты үзе, Кече һәм Зур Күккүз, Барыш, Әҗем, Әлмәндәр, Борнаш. Кече һәм Зур Болгаерда яшәүче 1900 дән артык апаслы авырып китсә, биредәге табиблар янына ашыга.

Биредәге участок табибы Шамил белән шәфкат туташы Гөлзада Мияссәровлар, участок шәфкат туташы Рузилә Хафизова, санитарка Фирдәвес белән шофер Илһам Рәхимовлар янына бер атна элек тагын бер хезмәткәр-Гөлзидә Гыйльманова өстәлде.

-3 ел элек яңа нигездә төзелеп ачылган модульле амбулаториябездә пациентларга моңа кадәр анализлар тапшыру, кан һәм бәвел составын тикшерү мөмкинлегебез юк иде,-ди Шамил Мияссәров. -Яңа баш табиб Алмаз Алиуллинга амбулатория коллективы белән бер очрашуда пациентларыбыз исеменнән үз лабораториябез кирәклеге турында җиткердек. Проблема бик җиңел хәл ителде. Лабораториябездә әлегә гомуми кан анализы гына ясала. Катлаулы биохимик анализларны Апаска барып ясатырга туры килә. Тик бу хәл озакка бармаячак. Беррәттән, амбулаториябездә кечкенә генә аптека да пәйда булырга тора. Боларның барысы халык соравы буенча, халык өчен эшләнә.

Без биредәге коллектив һәм эш шартлары белән танышкан арада Борнаштан Гөлназ Суфиева белән Түбән Барыштан Илһам Хәлилуллин яңалыкларга үз фикерләрен белдерергә ашыктылар

-Лаборатория дә, аптека да бик кирәк. Кош теле кадәрле анализ кәгазләре өчен Апаска барып кайтуы бер яктан чыгымлы, аннан авырганда кешенең үзе, табиб өчен вакыты та бик кадерле бит,-диделәр.

Амбулаториядә дәвалану курсы үтүче 88 яшьлек шонгатылы Елизавета Мелюшина белән авыл социаль хезмәткәре Любовь Сиванова үз авылларында шундый көндезге амбулаториянең булуын шатлануларын белдерделәр.

-Моннан 10 еллар элек Шонгаты участок хастаханәсенең бер гасырлык иске агач бинасы янгач, бик кыен хәлдә калдык. Бу яктагы авыллар халкына да дәва, дару, шифа эзләп Апаска баруы җиңелләрдән булмады. Менә хәзер авылыбызны бик заманча ясалган амбулатория бизи. Коллектив бик яхшы биредә, ачык йөз белән каршылыйлар, куллары, карашлары ук шифалы табиб-шәфкат туташларыбызның,-ди алар.

Көндезге стационарда табиб юлламасы белән аерым көннәрдә 4-6 кеше төрле дәвалану процедуралары үтә. Һәр көнне Шонгаты амбулаториясенә 15-20 кеше мөрәҗәгать итә.

-Халык сәламәтлеге һәркайчан үзәктә булырга тиеш. Районда бу юнәлештә зур эшләр башкарыла. Әйтик, Идел ярында яңа урында пәйда булган яңа шәһәр-Иннополиска үзәкләштерелән тәртиптә атнаның билгеле бер көнендә апаслыларны диспансеризацияләүгә алып баруны җайга салдык,-ди районның баш табибы Алмаз Алиуллин.

Андагы шартларга һәм нәтиҗәләргә районда ирешүе әлегә бик проблемалы. Апаста мондый яңалыклар бик күп булачак әле...

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев