“Апас” якташлык җәмгыяте - җиңүче
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясендә «Республиканың иң яхшы якташлык җәмгыяте» республика конкурсына нәтиҗә ясалды.
(19 сентябрь, "Апастово-информ").
Җиңүчеләрне билгеләгәндә якташлык җәмгыятьләренең эшчәнлеге, иганәчелек эшләре, төрле социаль-мәдәни, спорт һәм җәмәгать чараларында, республика, россиякүләм һәм халыкара чараларда катнашулары, интернет киңлекләрендә сайтлары булу һәм аны ничек алып бару һәм башка күрсәткечләр искә алынган.
Нәтиҗәләр буенча “Апас” якташлык җәмгыяте өченче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев