Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Важное в Апастово

Дәүләки авылында ифтар мәҗлесе узган

Биредә мәчет хисабына һәм Ильяс һәм Роза Габбасовлар ярдәме белән ифтар мәҗлесе оештырылган.

(1 апрель, “Апастово-информ”).



Мәҗлескә барлыгы 60лап кеше җыелган. Дини чарага район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та килгән һәм иң изге теләкләрен ирештергән.
Дәүләки мәчете соңгы вакытта зур үзгәрешләр кичергән. Халык ярдәме белән мәчет ишегалдына бик матур итеп брусчатка җәелгән. Шулай ук бина эче дә бик күркәмләнеп киткән. Яңа палас, коверлар алынган, яңа челтәрләр элеп куелган. Авылда намаз укучылар, мәчеткә йөрүчеләр дә арткан.
Ифтар ашын уздыруда, аны оештыруда Ильяс һәм Роза Габбасовлар ярдәм иткән. Авылның уңган ханымнары Нурзидә Сафиуллина, Әлфирә Камалиева, Ләйсән Хәсәнова һәм Луиза Шәйдуллина аш-су көйләп, халыкны сыйлап торганнар. Бу кичтә халык бер-берсе белән очрашып, күркәм үзгәрешләр хакында фикер алышканнар, соклануларын, канәгать хисләрен белдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев