Район хастаханәсендә гриппка каршы прививка ясыйлар
Әлеге чара авыруның таралуын кисәтү һәм кешеләрнең сәламәтлеген саклау максатыннан үткәрелә.
(17 октябрь, “Апастово-информ”).
Район хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан 7437 кеше гриппка каршы привика ясаткан. Шулай ук агымдагы елда 316 кискен респиратор авырулар белән мөрәҗәгать итү очраклары теркәлгән.
Район табиблары белдерүенчә, соңгы көннәрдә районда кискен респиратор авыруларының артуы күзәтелми. Район хастаханәсендә гриппка каршы прививка ясату дәвам итә.
Прививка ясатучылар арасында өлкәннәр, балалар һәм авырулар да бар.
“Прививка ясату грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы булып тора”, - дип кисәтә табиблар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев