Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас районы авылларында ифтар мәҗлесләре узды

Дәвеш авылы мәктәбендә Хәйдәр Булатов ун бабай һәм унбиш әбине кунакка чакырып ифтар мәҗлесе үткәрде. Мәктәп, укытучылар коллективы мул табын әзерләргә ярдәм иттеләр. Изге айда изге гамәл кылучы, шушы табынны оештырып дин кардәшләребезне җыеп догалар укып, вәгазьләр сөйләү мөмкинлеге булдыручыларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, - ди мәчет картлары исеменнән Хәлим Садриев....

Дәвеш авылы мәктәбендә Хәйдәр Булатов ун бабай һәм унбиш әбине кунакка чакырып ифтар мәҗлесе үткәрде. Мәктәп, укытучылар коллективы мул табын әзерләргә ярдәм иттеләр. Изге айда изге гамәл кылучы, шушы табынны оештырып дин кардәшләребезне җыеп догалар укып, вәгазьләр сөйләү мөмкинлеге булдыручыларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, - ди мәчет картлары исеменнән Хәлим Садриев.

Олы Бакырчы авылы мәчетендә бик зурлап ифтар табыны әзерләнде. Мәҗлестә район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Төркия кунагы Сабри Айдин, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев катнашты. Вәгазьләр сөйләнде, аннан бөтен авыл өстенә Азан яңгырады, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп Коръән укылды.

- Авылыбызда дингә тартылучылар елдан-ел арта. Яшь гаиләләрдә дә ифтар мәҗлесләре үткәрәләр. Җомга намазына 20-25 кеше йөреп тора. Зәйнетдин абый кызы Гөлия белән кияве Илдүс ифтар ашына дип ун мең акча биреп киттеләр. Халык та бик теләп ярдәм итте. Барысына да олы рәхмәтем булсын, - диде авылның мулласы Шәүкәт Гайнетдинов.

Чирмешән авыл җирлегенең Аюкөйдергән, Чирмешән, Багыш авылы мәчетләрендә зурлап ифтар табыннары әзерләнде. Аюкөйдергән авылы мулласы Галимҗан Шакиров иганәче Илшат Вахитовка рәхмәтле. Чирмешән белән багыш авылларында агрофирма, мәдәният, балалар бакчасы, җирле үзидарә хезмәткәрләре, бүлекчә җитәкчесе Рафик Гыйбадуллин ярдәме белән уздырылды.

- Мәчеткә йөрүчеләребез арта. Көздән балалар, олылар өчен укулар оештырабыз. Җомга намазына йөрүче арасында яшьләр дә бар, без моңа сөенәбез. Шундый мул табыннарда ифтар мәҗлесе оештыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләре гөрләп барсын, гаиләләре тигез, дус-тату булсын, - диләр авыл муллалары Кәрибулла Ибраһимов, Фәрит Ярмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар рамазан