Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел башыннан районда 28 янгын чыгу очрагы теркәлгән

-Ел башыннан районда 28 янгын чыгу очрагы теркәлде,-ди дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Раил Кашапов. -Көзгә кергәч аларның күләме арта-корымлы, сыланып акшарланмаган морҗа, төзек булмаган мичләр, электр чыбыклары сәбәпче моңа. Хезмәттәшләрем Рамил Вәлиев, Айрат Тимуршин, Илшат Шәфигуллин белән бергә ялгыз, авыр тормышлы һәм күп балалы гаиләләрне аерым контрольгә алдык. Сентябрь-октябрь айларында...

-Ел башыннан районда 28 янгын чыгу очрагы теркәлде,-ди дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Раил Кашапов. -Көзгә кергәч аларның күләме арта-корымлы, сыланып акшарланмаган морҗа, төзек булмаган мичләр, электр чыбыклары сәбәпче моңа. Хезмәттәшләрем Рамил Вәлиев, Айрат Тимуршин, Илшат Шәфигуллин белән бергә ялгыз, авыр тормышлы һәм күп балалы гаиләләрне аерым контрольгә алдык. Сентябрь-октябрь айларында шундый 194 йорт-мунчаның мич-җылыткычлары, электр хуҗалыгын бик җентекләп тикшердек, искәрмә-листовкалар тараттык. Без күрше Кайбыч районы авылларында да график буенча халык арасында кисәтү-аңлату эшләре алып барабыз. 7 сентябрьдә кичке сигездә шундый бер рейдтан соң хезмәттәшем Илшат Шәфигуллин Колгынада яшен сугып, бер йорт каралтысында янгын чыгуын күрә. Бик тиз генә оператив чаралар оештыра һәм авылда зур янгын булдырылмый калды. Район янгынчылары диспетчерларының тәүлеклек эш телефоннары-01 яки 21-2-32. Кесә телефоныннан түләүсез 112 гә шалтыратырга кирәк. Иң мөһиме-югалып, куркып калмагыз, паникага бирелергә ярамый-янгын чыкса һәр секунд кадерле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: происшествия Апастово пожары Апастово