“Алга» яшүсмерләр клубында “Госпиталь өчен тегү материаллары” хәйрия акциясе үтте.
(24 март, “Апастово-информ”).
Әлеге акцияне Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчегендәге 4 “А” сыйныфы, Флорида Мифтахова җитәкчелегендәге 8 “Б” сыйныфы һәм мәктәпнең Ләйсән Зиннәтуллина җитәкчелегендәге “Беренчеләр советы” оештырды.
Акция кысаларында, укучылар бүгенге көндә госпитальдә ятучы ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен кирәкле тегү материалларын җыйды.
Моннан тыш, укучылар “көмеш волонтёрлар” өчен җыйнак кына концерт та куйды. Чыгышлар тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте.
Әлеге чара укучыларның бердәм һәм игелекле булуларын күрсәтте.
Нет комментариев