Кече Болгаерда көзге муллыкны барлыйлар
Җәмгыять һәм без

Кече Болгаерда көзге муллыкны барлыйлар

Кече Болгаер мәдәният йортында көзге муллыкны барлап, бакчада үскән яшелчәләрдән матур күргәзмә ясап куйганнар.

  “Һәр фасылның үз матурлыгы бар. Көз фасылы аеруча да матур һәм мул. Көз табигатьне төрле төсләргә буяп, төрле буяуларга мана. Алтын көз ул – амбарларның ашлык белән тулуы, табынның яшелчә, җиләк-җимеш белән мул булуы да. Шул уңайдан мәдәният йортында «Көзге муллык — көзге матурлык» дип аталган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә яшелчә һәм җимешләрдән кызыклы сыннар, чәчәкләрдән гөлләмәләр күрергә мөмкин”, - ди Кече Болгаер мәдәният йорты мөдире Хәлимә Айнуллина.


Нет комментариев