Ижевскида Россия халыклары телләре көненә багышланган зур чара үтте.
8 сентябрь — бөтен Россия буенча телләр бәйрәме. Шул уңайдан Удмуртиянең башкаласы Ижевскида, Муса Җәлил исемендәге китапханәдә, милли дуслыкны ныгыту максатыннан оештырылган тантаналы кичә уздырылды. Бу хакта Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.
Оештыручылар чараның төп бурычын — Россиянең күп милләтле халкы телләрен саклау, аларны үстерүгә ярдәм итү дип билгеләгән. Бәйрәм программасы туган телнең матурлыгына, милли киемнәргә, төрле халыкларның борынгы йолаларына һәм гореф-гадәтләренә багышланган.
Бәйрәмдә өч милләт вәкилләре катнашты: «Бәхет» татар фольклор ансамбле, «Задор-мылкыд» удмурт коллективы һәм «Вересень» рус төркеме. Аларның һәркайсы үз халкының моңын, биюен, милли аш-суын һәм йолаларын тамашачыларга тәкъдим итте. Кичәнең иң матур мизгеле булып, барлык катнашучыларның уртак түгәрәккә басып, дуслык җырларын башкаруы һәм бергәләп биюе булды. Бәйрәм рухы бердәмлек һәм үзара хөрмәт тойгысы белән сугарылган иде.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев