Әлмәндәрнең тырыш механизаторы - Электрон мактау тактасында
Җәмгыять һәм без

Әлмәндәрнең тырыш механизаторы - Электрон мактау тактасында

Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлады. Бу - хөрмәт күрсәтүнең заманча алымы. Анда 15 меңнән артык кеше турында мәгълүмат тупланган.

  Электрон мактау тактасына үз хезмәтендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, һөнәри осталыгы һәм эшенә тугрылыгы белән башкаларга үрнәк булган алдынгы хезмәткәрләр турында мәгълүмат урнаштырыла.  

Тырыш райондашларыбыз янәшәбездә яши һәм эшли! Электрон Мактау тактасына керүчеләр арасында Әлмәндәр авылында яшәүче Нуруллин Рафаэль Әфраим улы да бар.  Рафаэль Нуруллин - туган ягыбызның тырыш механизаторы. Ул озак еллардан бирле авыл хуҗалыгы берләшмәсендә тракторчы булып эшли.  

40 елга якын гомерен туган авылына багышлаган, тракторы белән кырлар иңләгән, төрле хезмәтләр башкарган. Бүген Рафаэль Әфраим улының тырыш һәм намуслы хезмәте югары бәяләнә.


Нет комментариев