Бу хәл төнлә Татарстанның Кама Тамагы районында булган. «Татар-информ»га Россия МЧСның Татарстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр иткәнчә, Куйбышевский Затон поселогында Рабочая урамында янгын чыккан – шәхси бер катлы бүрәнә йорт янган.
Ачык яну 80 кв. метр мәйданда бетерлгән. Яндырылган йортны сүтү вакытында янгын сүндерүчеләр 53 яшьлек йорт хуҗасының гәүдәсен тапканнар. Ачыкланганча, ир йортта еш тәмәке тарткан. Башлангыч версия буенча, тәмәке тартканда саксызлык гадәттән тыш хәлнең сәбәбе булган.
Нет комментариев