Лалә чәчәге — буыннар мирасы
Мәдәният

Лалә чәчәге — буыннар мирасы

Апасның үзәк китапханәсендә Апас урта мәктәбе укучылары өчен «Халык чигеше: буыннардан буынга мирас» дип аталган мастер-класс үтте.

  «Туган телем — Апас мирасы» проекты кысаларында оештырылган бу иҗади остаханәдә балалар татар чигүе дөньясына сәяхәт кылды: татар халкының гореф-гадәтләре, бизәү серләре һәм районыбыз тарихы турындагы кызыклы фактлар белән таныштылар.

  Чигү остасы Латыйпова Зина апа үзенең бәяләп бетергесез тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мастер-класс барышында һәр бала үз куллары белән милли орнаментыбыз — лалә чәчәген чикте


Нет комментариев