Кояшлы көннәр белән саубуллашып, көзгә аяк бастык. Аннан кышка да озак калмый. Сентябрь, октябрь айлары гриппны вакытында кисәтү өчен иң кулай вакыт. Татарстанда, шул исәптән районда гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды. Районда бу уңайдан хәл нинди соң? Район үзәк хастаханәсенең табибы Гөлсинә Гайнуллина белән әңгәмә кордык.
- Гөлсинә Хәлимовна, грипп ОРВИдан нинди билгеләр белән аерыла?
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру. Грипп сезоны көздән башлап язга кадәр дәвам итә. Елның салкын вакытында авырулар саны арту күзәтелә.
ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.
- Гриппны гадәти салкын тиюдән ничек аерырыга мөмкин?
- Гриппның иң характерлы билгеләре: кинәт башлану, коры, өзек ютәл, 40°С га кадәр тән температурасы күтәрелә, мускулларда авырту барлыкка килә, баш авырту, тамакта авырту, көчле арыганлык, күңел болгану, диарея булырга мөмкин. Ә ОРВИ акрынлап башлана. Гадәттә, тән температурасы 38°С га кадәр күтәрелергә, күп лайлалы сыекча белән томау төшү, ютәл, тамакта авырту барлыкка килә.
- Әлеге инфекцияләр кеше өчен бик куркынычмы?
- Билгеле, авыруның кайсын да үзвакытында дәвалау мөһим. ОРВИ булган очракта, сәламәтләнү, кагыйдә буларак, 7-10 көннән башлана. Шулай да симптомнар 2 атна саклана ала. Ә менә грипп үзенең өзлегүләре белән куркыныч. Пневмония һәм башка куркыныч авырулар башланырга, кайбер очракларда хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Грипп бигрәк тә кечкенә балалар, өлкән кешеләр, йөкле хатын-кызлар, иммунитеты түбән булган кешеләр, симез, хроник авырулы кешеләр өчен куркыныч. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел.
- Грипп симптомнары барлыкка килсә нишләргә?
Өйдә калыгыз. Авыруны йоктырудан сакланыгыз. Исегездә тотыгыз! Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый. Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау мөһим. Чөнки авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать эчендә дәвалана башлау грипптан соң өзлегүне-бронхит, пневмония, отит, менингит кебек куркыныч авыруларны булдырмаячак. Әти-әниләргә авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәскә киңәш ителә. Аеруча балаларга профилактик даруларны табиб киңәшеннән башка бирергә ярамый. Бу йөкле хатыннарга да кагыла.
Ана һәм яралгы өчен куркынычсыз булса гына профилактик дарулар һәм башка төр саклану чаралары куллана аласыз. Гадәттәгедән күбрәк су эчегез. Чәй, морс, компот, сок та ярый. Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулыгы белән капларга онытмагыз. Организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен витаминнар комплексы, аскорбин кислотасы ярдәмгә килә. Аскорбин кислотасы әчетеп тозланган кәбестәдә, цитруслы җимешләрдә, баллы болгар борычында күп. Кәбестә салатлары да иммунитетны арттыра.
Шулай ук дезинфекцияли торган чаралар белән өй-бүлмәләрне юып-җыештырып алу кирәк. Еш куллана торган уртак әйберләрне, балалар уенчыкларын дезинфекцияләүнең нәтиҗәсе уңай була. Кулларыгызны сабын белән ешрак юарга кирәк. Бүлмәне җилләтергә онытмагыз. Салкын вакытта бүлмәне көненә 3-4 тапкыр 15-20 минут җилләтегез. Грипп белән авыручыны аерым бүлмәдә урнаштыру мөһим.
Нет комментариев