“АгроАктив” хуҗалыгында көнбагыш сугалар
Район тормышы

“АгроАктив” хуҗалыгында көнбагыш сугалар

“АгроАктив“ хуҗалыгы кырларында быел 600 гектарда көнбагыш үстерелде.

  Бүген уңышны җыеп алу эше бара. Бер гектардан уртача 32 центнер уңыш чыга.   Болынбалыкчы авылының 128 гектарлы кырында да кояштай янып торган сап-сары көнбагышлар өлгереп башын игән. 4 комбайн уңышны җыеп алу эшендә. Көнбагыш бөртекләрен ашлык саклау складына ташу өчен техника да берсен-берсе алмаштырып кына тора.

–Хуҗалыгыбызда көнбагыш суктыру эше бара. Аның инде 360 гектарын җыеп алдык. Һава торышлары мөмкинлек бирсә, тагын 4 көннән тәмамларбыз дип уйлыйбыз. Быел үзгәрешләр дә керттек. Уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен киптерү сыекчаларын дроннар белән сиптек. Яңа төрле ургычлар алдык. Алар көнбагышның башын гына алып бара. Шуңа күрә, дымлылык та әйбәт. Симәнке кырларын эшкәртү өчен пычаклы катоклар булдырылды. Комбайннар сугып чыкканнан соң, торактор артыннан ук эшкәртеп, тигезләп чыга, – ди “АгроАктив“ хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Фәргать Сибгатуллин.

Көнбагышны 4 комбайн суга. 4 “КамАЗ” тоткарлыксыз ташып тора. Хезмәткәрләр иртәдән караңгы төшкәнче эшли. Алар ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә.


Нет комментариев