Тәүгелде егете Ренат Гыймадиев һәм Свияжский бистәсе кызы Алия Камалиева парлы гаилә юлына аяк бастылар.
(26 август, “Апастово-информ“).
Алар Кызыл туйларын билгеләп үтте. Яшьләргә иң матур, изге теләкләр юлланды. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, тигез, матур, парлы гомер телибез.
Уйларыгыз һәрчак бергә булсын
Юлларыгыз булсын гел бергә
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Бер тамырдан үскән гөлдәй
Гел янәшә яшәгез.
Сезнең тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр.
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.

Нет комментариев