Карамасар авылы мәчете төзелүгә 25 ел тулу уңаеннан, Корбан ашы – коръән уку мәҗлесе узды.
(23 август, “Апастово-информ“).
Мәҗлестә мәчет төзүдә, төзекләндерүдә башлап йөрүчеләргә, ярдәм иткән авылдашларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Мәчет янында авыл халкы корбан ашыннан да авыз итте.
Кичәдә район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та катнашты, ул үзенең үгет-киңәш, тәкъдимнәрен дә яңгыратты.
Нет комментариев