Апас дәрәҗәле кунаклар каршылады.
(28 август, “Апастово-информ”).
“Халыкара мәдәни үзәкләр” Россия мәдәният министрлыгы проектын тормышка ашыру кысаларында районга дәрәҗәле кунаклар килде. Алар Апас районының тарихы, табигате, тормыш-көнкүреше, мәдәнияте, биредә яшәүче халыкның гореф-гадәтләре белән таныштылыр. Сәяхәт Апас туган якны өйрәнү музеенда башланды. Аннан кунаклар Югары Ындырчы авылында яшәүче Нәфиковларның ишле хуҗалыгында, Себерче авылының үзенчәлекле музеенда булдылар. Урта Балтай авылы каршында оештырылган Кушкапка бәйрәме күренеше, Дәвеш авылы янында урнашкан Кыз тавы да аларда зур соклану хисе уятты. Кунакларга районыбыз мохите белән танышу, кешеләре белән аралашу, шул ук вакытта ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган иде.
“Утарның мәдәни киңлеге: ишегалдыннан салонга кадәр” Халыкара фестивале дип исемләнгән әлеге киң күләмле чара истәлекле мизгелләргә бай зур бәйрәм төсен алды.
Проектның авторы, инициаторы, Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре Юлия Большакова районыбызда иҗади, сәләтле, киң күңелле, тырыш кешеләр яшәвен билгеләп үтте.
Нет комментариев