Әлмәндәрдән Рамил Камалиев 36 ел бер үк хезмәттә
Җәмгыять һәм без

Әлмәндәрдән Рамил Камалиев 36 ел бер үк хезмәттә

Әлмәндәрдән Рамил Камалиевны ягулык ташу машинасыннан башка күз алдына китереп булмый торгандыр.

(28 август, “Апастово-информ“).


Ул 36 ел берөзлексез әлеге хезмәттә. Хезмәтен олылап, Рамил Камалиевка Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медале һәм район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.



“1985 елда армиядән кайткач, колхоз рәисе ышанып ягулык ташу машинасын тапшырды. Өметне акларга, эшемне җиренә җиткереп эшләргә тырыштым. Медальне дә, эштән кайтуымны көтеп торып тапшырдылар. Хөрмәтләре өчен зур рәхмәт“, – ди Рамил абый.


Нет комментариев