Дәвеш мәктәбендә узган күчмә утырышта район башлыгы Айрат Җиһаншин, район прокуроры ярдәмчесе Ләйсән Тюнева, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, комиссия әгъзалары, профилактика тармагы хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, аларның киңәшчеләре, спорт мәктәбе җитәкчеләре катнашты.
Утырышта “Яшүсмер – 2026” кисәтү операциясе йомгакларына багышланды. Биредә җәйге чорда балигъ булмаган балалар катнашындагы хокук бозуларны һәм юл-транспорт травматизмын кисәтү, җәйге имгәнүләр, балалар сәламәтлеге, җәйге ялны оештыру, балалар белән мәдәни эшчәнлек, дин әһелләренең балалар белән эшчәнлеге хакында чыгышлар тыңланды. . Район башлыгы Айрат Җиһаншин балаларны тәрбияләүдә эшне тагын да камилләштерү, аларны ялгышлардан саклау таләбен куйды. Бу эштә һәр өлкәнең өлеш кертүен теләде.
Нет комментариев