16 мартта Татарстан Диния Назарәтендә Татарстан мөфтиен сайлау, аңа кандидатлар күрсәтү һәм теркәүгә бәйле Корылтай-Пленумда районыбыз мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та катнашты. Мәгълүм булганча, Татарстан мөфтие вазифасына 4 дин эшлеклесе дәгъва кыла. Шуларның берсе - Камил Сәмигуллин 18 мартта Апаска килде һәм район хакимиятенең зур утырышлар залында авыл мәчетләре имам-хатиблары...
16 мартта Татарстан Диния Назарәтендә Татарстан мөфтиен сайлау, аңа кандидатлар күрсәтү һәм теркәүгә бәйле Корылтай-Пленумда районыбыз мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та катнашты. Мәгълүм булганча, Татарстан мөфтие вазифасына 4 дин эшлеклесе дәгъва кыла. Шуларның берсе - Камил Сәмигуллин 18 мартта Апаска килде һәм район хакимиятенең зур утырышлар залында авыл мәчетләре имам-хатиблары белән очрашты. Авыл муллалары аңа үзләрен борчыган сорауларын бирделәр һәм гади, аңлаешлы җаваплар алдылар. Казан кунагы аларны үзенең сайлау алды платформасы, Татарстан Дини Назарәте алдындагы бурычлар белән дә таныштырды.
- Татарстанда бүген 1200дән артык мәхәллә исәпләнә, безнең районда алар 53, - диде үз чыгышында район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт. - Корылтайда кабул ителгән уртак фикер буенча, Татарстанның яңа мөфтиен сайлау Пленумында һәр 5 мәхәлләдән берәр вәкил исәбеннән Апас районыннан иң әзерлекле һәм укымышлы 10 вәкил-сайлаучы катнашачак дип килешенде. Корылтайның Казанда 17 апрельдә үтүе фаразлана.
Дәгъвачының район мәхәлләләре имам-хатиблары белән очрашуында шулай ук район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, район Советы аппараты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Нет комментариев