Һава торышы

2 июльдә Татарстанда үзгәрмә болытлылык һәм +27°С ка кадәр температура көтелә

Татарстанда 2 июльдә үзгәрмә болытлылык фаразлана, кайбер урыннарда кыска вакытлы һәм уртача яңгыр явачак.

Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, төньяк-көнбатыш җил 6–11 м/с тизлектә, кайбер урыннарда 14 м/с ка кадәр искеч белән көтелә.

Көндез һава температурасы +22…+27 градус тәшкил итәчәк.


Нет комментариев