25 июньдә Татарстанда болытлы һава һәм +24 градуска кадәр җылылык көтелә
Һава торышы

25 июньдә Татарстанда болытлы һава һәм +24 градуска кадәр җылылык көтелә

25 июньдә Татарстанда болытлы, ачылып торган һава көтелә.

ТР Гидрометцентры мәгълүматлары буенча, көндез урыны белән аз гына яңгыр явачак.

Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчеп, тизлеге 5-10 м/с булачак.

Һаваның максималь температурасы көндез +19 дан +24 градуска кадәр җитәчәк.


Нет комментариев