17 октябрьгә һава торышы
17 октябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр, кайбер районнарда җепшек кар һәм яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан 2-7 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +3..-2˚, республиканың көньяк һәм көнчыгыш өлешендә урыны белән -7˚ градус, көндез +4..+9˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/17-oktyabrga-hava-torysy-5868992
Нет комментариев